Муса Җәлилнең батырлыгы һәм рухи мирасы

2021 елның 12 феврале, җомга

12 февральдә Оренбург шәһәренең Х. Ямашев исемендәге татар китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Муса Җәлилнең батырлыгы һәм рухи мирасы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды. Чараның төп оештыручысы булган Оренбург өлкәсе универсаль фәнни китапханәсе сайтында онлайн-режимда аның трансляциясе турыдан-туры алып барылды.

Әлеге түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең хезмәткәрләре дә катнашты. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире А.Җ. Заһидуллин «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлекләре фондларында М. Җәлил иҗаты белән бәйле материаллар» дигән темага чыгыш ясады.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәдәният, фән, мәгариф һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре: Оренбург өлкәсе мәдәният министры Е.В. Шевченко, филология фәннәре докторы Ф.Г. Галимуллин, тарих фәннәре докторы С.В. Любичанковский, «Евразия» хәйрия фонды президенты И.В. Храмов һ. б. чыгышлары катнашучылар тарафыннан бик җылы һәм зур кызыксыну белән кабул ителде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International