2021 нче елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) тууына 120 ел тулды.
Такташ иҗаты − сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота.
Һ.Такташ – барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре. Шагыйрьнең бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул – «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре дә иҗат итә. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.
Әлеге күренекле дата уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Һади Такташ» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Электрон белешмәлектә методик материаллар, презентацияләр, видеоязмалар, аудиоязмалар урын алды. Анда соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, яңа библиографик чыганаклар өстәлде.