Җәлил китаплары чит илләр һәм Россия халыклары телләрендә

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондын республикада гына түгел, аннан читтә дә татарча һәм башка телләрдә басылып чыккан, Татарстанга һәм татар халкына кагылышлы уникаль документлар, тарихка һәм мәдәнияткә караган төпле хезмәтләр, язучыларның әсәрләре тәшкил итә.

«Моабит дәфтәрләре» – Муса Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Әлеге кабатланмас шигъри цикл СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.

Моабит шигырьләре Россиядәге бик күп милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, алман, гарәп, төрек, кытай, япон, мадьяр, румын, чех һәм башка чит ил халыклары телләренә дә тәрҗемә ителгән. Алар газета-журнал битләрендә, җыентыкларда һәм аерым китаплар булып та басылып чыкканнар. Мондый китапларның бер өлеше татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондында саклана.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Муса Җәлилнең Казанда, Мәскәүнең төрле нәшриятларында («Современник», «Молодая гвардия» һ.б.) һәм Россиянең башка шәһәрләрендә рус телендә басылып чыккан 50 исемдәге (!) шигырь китаплары бар.

Җәлилне күренекле рус шагыйрьләре Анна Ахматова, Вероника Тушнова, Эдуард Багрицкий, Семён Липкин, Павел Антокольский, Яков Козловский, Михаил Львов тәрҗемә иткән. 1950–1970 нче елларда «Моабит дәфтәрләре» дөнья халыкларының алты дистә теленә тәрҗемә ителә.

1981 елда Мәскәүдәге «Прогресс» нәшриятында М.Җәлилнең инглиз телендә рус теле белән параллель «Избранное» китабы дөнья күрә. Бу җыентыкта шагыйрьнең 54 шигыре һәм Р.Мостафинның автор турындагы кереш сүзе урын алган. 1986 елда «Моабит дәфтәре = Моабитський зошит» китабы татар һәм украин телләрендә Киевта «Днипро» нәшриятында басылып чыга. Китап 311 битле, украин текстларын төзүче – Б.П.Степанюк. Муса Җәлилнең бүлек фондында башкорт, белорус, грузин, казакъ, калмык, каракалпак, кыргыз, литва, таҗик, төрекмән, удмурт, үзбәк, эстон телләрендә дөнья күргән китаплары бар.

Шагыйрьнең соңгы елларда бүлек фондына килгән китапларын атап үтик. 2014 елда Кызыл шәһәрендә М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре» тыва телендә чыккан; китапны рус теленнән тәрҗемә итүче, кереш мәкалә язучы, төзүче – Сайлыкмаа Комбу. 2007 елда Екатеринбургта «Урал язучылары берлеге» нәшрият йортында шагыйрьнең «Шигырьләр» җыентыгы татар, рус һәм инглиз телләрендә бер тартмада өч китапчык буларак дөнья күргән. 2014 елда Чабаксарда «Моабит тетрачесем» (224 бит) чуваш телендә басылган; шигырьләрне чуваш теленә тәрҗемә итүче һәм кереш сүз авторы – Валери Тургай. 2016 елда Алматыда Халыкара Абай клубы «Менiң 100 кiтабым» сериясендә казакъ телендә Габдулла Тукай шигырьләре һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләре тупланган уртак җыентык бастырып чыгарган. 2019 елда Күкчәтаудагы «Мир печати» нәшриятында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»нән ундүрт шигыре татар, рус һәм казакъ телләрендә басылган. Казакъ теленә Казакъстан Журналистлар берлеге әгъзасы Морат Абдрахманов тәрҗемә иткән, җыентыкны аның хатыны Надия Абдрахманова үз акчасына нәшер иткән.

Муса Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Төрле илләрдә, төрле телләрдә Җәлил шигырьләре горур яңгырый.

           

               

            

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International