23 февраль − Ватанны саклаучылар көне

2021 елның 19 феврале, җомга

 23 февраль − Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде.

Бәйрәмнең тарихына килгәндә, аның тамырлары 1918 елның 23 февраленә барып тоташа.  Нәкъ менә шул көн Эшче-крестьян Кызыл армиясенең туган көне санала. Советлар Союзында бу дата 1922 елдан  Кызыл армия көне буларак билгеләп үтелә башлый. Ә 1946 елдан ул Совет армиясе көне буларак мәгълүм. 1949 −1992 елларда   Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм иттек.

Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа Россия тарихында 23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. 2002 елдан башлап  23 февраль илдә рәсми ял көне санала.

Бәйрәм уңаеннан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге тәкъдим иткән күргәзмә-презентация киң катлам кулланучы өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Китаплар һәм белешмә материаллар белән «Ватанны саклау», «Тайгадан Британия диңгезләренә кадәр», «Бөек җиңү дәвамчылары», «Татарстан сугышчылары», «Ватан, батырлык, дан турында!» дигән бүлекләрдә танышырга мөмкин. Виртуаль күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International