Гомәр Бәшировның тууына 120 ел

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 7 гыйнварында Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында Гомәр Бәшировка багышланган электрон белешмәлек тулыландырылды. Андагы бүлекләр  соңгы биш ел эчендә дөнья күргән материаллар белән баетылды. «Аудиоязмалар», «Видеоязмалар» бүлекләре өстәлде.

Биобиблиографик белешмәлек күренекле язучының  тууына  115 ел тулуны  истә тотып төзелгән иде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International