«Ел китабы – 2011»

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2011» конкурсына йомгак ясады.

 Конкурста 182 китап катнашты, шуларның  53-е – чәчмә әсәрләр (проза), 55-е тезмә әсәрләр (шигърият), 48-е балалар әдәбияты, 26-сы рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2011 нчы елда дөнья күргән, 2012 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты.

2013 нче елның 10 апрелендә жюри җиңүчеләрне билгеләде.

 

Чәчмә әсәрләр:

1 урын. Нәбирә Гыйматдинова. «Синдә минем хакым бар »

2 урын. Зифа Кадырова. «Язмыш сынавы»

3 урын. Рәмзия Габделхакова. «Тау артында кояш бар»

 

Тезмә әсәрләр:

1 урын. Разил Вәлиев. «Көз балкышы»

2 урын. Фәнис Яруллин. «Мәхәббәткә илтә юлларым»

3 урын. Шәмсия Җиһангирова. «Илаһият»

Кызыксындыру бүләге. Лена Шагыйрьҗан. «Хуш исләре җиһан гөлләренең»

 

Балалар әдәбияты:

1 урын. Хәкимҗан Халиков. «Ничек тизрәк үсәсе?»

2 урын. Ркаил Зәйдулла. «Сабантуй сөлгесе»

3 урын. Рабит Батулла. «Шаян бака»

 

Рус телендә чыккан матур әдәбият:

1 урын. Әхәт Мушинский. «Яблони цветут в октябре»

2 урын. Сергей Малышев. «Какого цвета жизнь?»

3 урын. Наилә Ахунова. «Ветер с Казанки»

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International