Халыкара хатын-кызлар көненә − күргәзмә

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Язның беренче бәйрәме − 8 март  якынлаша. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде.

Бәйрәмнең тарихына күз салсак, ул  XX гасыр башында хатын-кызларның җәмгыятьтә тигез хокуклары өчен көрәшеннән башланып китә. Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына чыгып, сәяси хокукларының тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт, производствода эшләү һәм армиядә хезмәт итү мөмкинлеген таләп итәләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана. Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.

Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә тыгыз бәйле. Ул 1910 елда Копенгагенда узган Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую  тәкъдимен кертә. Бу көнне хатын-кызлар үз проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү өчен митинглар уздыруны традициягә кертә. Беренче булып Халыкара хатын-кызлар көнен 1911 елның 19 мартында Алмания, Австрия, Дания һәм Швейцариядә билгеләп үтәләр. 1913 елның 2 мартында Россия хатын-кызлары да үз хокукларын яклап митингларга чыга.

1914 елда инде ул 8 мартта берьюлы 8 илдә билгеләп үтелә.

1966 елдан башлап 8 март − Халыкара хатын-кызлар көне илебездә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бүген инде 8 март сәяси төсмерләрен җуеп, күпләр аны язның беренче бәйрәме буларак билгеләп уза. Ул, беренче чиратта, гүзәл затларыбызны олылау, аларга дан җырлау көне.

ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге әзерләгән виртуаль күргәзмәдә әлеге датаның килеп чыгу тарихыннан башлап, дөнья тарихында зур урын тоткан мәшһүр гүзәл затларыбыз, республикабыз язмышында зур роль уйнаган һәм уйнаучы хатын-кызларыбыз хакында да күп кенә кызыклы мәгълүматлар урын алган. Күргәзмәдә материаллары «8 март тарихы», «Хатын-кызлар хәрәкәте һәм Халыкара хатын-кызлар көне», «Дөньяны үзгәрткән хатын-кызлар», «Татарстан хатын-кызлары», «Яз бәйрәме белән, ханымнар һәм туташлар!», «8 март - әниләр көне» дигән бүлекләргә берләштерелгән.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, бәйрәм белән сезне! Барыгызны да виртуаль күргәзмә-презентациягә чакырып калабыз. Ул киң катлам кулланучы өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International