Китапханәчеләргә Арчадан рәхмәт хаты килде

2021 елның 20 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» дип аталган махсус сериядә 2008 елдан бирле фәнни-популяр басмалар дөньяга чыгып бара. Сериянең төп максаты – китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган тарихи, әдәби һәм башка төр язма истәлекләрнең текстларын басмага әзерләп нәшер итү аша татар кулъязма мирасын таныту.

Археограф, текстолог Раиф Мәрданов 2020 елда бу сериядә «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» дип аталган 25 нче китапны төзеп чыгарды. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Китапта Бөек Ватан сугышы кырларыннан татар солдатлары туганнарына юллаган 100 хат гарәп һәм латин язуыннан хәзерге графикага күчереп бирелә. Бу ядкәрләр  арасында Арча районы Яңасала авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Нурия апаның әтисеннән килгән хатлар да бар, ул аларны 2018 елгы археографик экспедиция вакытында Милли китапханә хезмәткәрләренә тапшырган иде. Әтисе сугышка киткәндә Нуриягә бары тик 2 яшь була.  Яуда һәлак булган әтисеннән килгән бу хатлар бик кадерле аңа. Бу китапны укыгач, ул үзенең шатлыгын безнең белән дә уртаклашып, китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, хат җибәргән.     

«Хөрмәтле Милли китапханә хезмәткәрләре! Исәнмесез!

Сезгә Арча районы Яңасала авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Нурия апагыз яза. Бу зур хезмәтегез өчен, безне сөендергәнегез өчен Сезгә зурдан-зур рәхмәтемне белдереп, алдагы эшегездә зур уңышлар, зур дәрәҗәгә ирешүегезне телим. Китапны кулыма алып, мин бик шат булдым. Картлык көндә булса да, үзен күрмәгән әтинең шундый җылы хатларын уку бик авыр да, шатлык та булды. Әүвәлге язуларны да укый алуыгыз, безне сөендерүегез өчен зур рәхмәт. Әни үзе исән вакытта бу хатларны безгә укыган булгандыр, әмма без кечкенә булганга аңламаганбыздыр шул. Соңгарак калып булса да, ул хатлардагы сүзләрне уку-ишетү – искиткеч шатлык. Искә алып безгә китаплар җибәрүегез өчен кабат рәхмәт, алдагы эшегездә уңышлар Сезгә. Бер китапны китапханәгә бирдем, икенчесен туганнар, күршеләр белән укыйбыз.

Кабат рәхмәтемне әйтеп калучы Нурия апагыз».

Менә шундый хат килеп төште әлеге көннәрдә китапханәбезгә. Безнең хезмәтне шулай зурлап бәяләгәне өчен Нурия апаның үзенә дә рәхмәт. Аның белән бергә тагын бер кат сөендек.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International