3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай. Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.
Jadid fest: Казан - су шәһәре
3-4 апрель, Милли китапханә
Программа
КӨНОЗЫН
Су турында китаплар күргәзмәсе
"Су Анасы". Татьяна Лепп — Мәскәүдә эшләүче Чаллы фотографынын татар әкиятләреннән багышланган циклның беренче өлеше.
"Казансу". Казан фотографлары заманча һәм архив сүрәтләр ярдәмендә су турында сөйли.
Казансуны күзәтү — террасага килеп, телефоныгызны сүндереп, елга карап, детокс кичерегез.
Сабыйлар өчен остаханәләр һәм интерактив уку.
3 АПРЕЛЬ
12:00 «Водоемы центра Казани: сохранившиеся и исчезнувшие». Марк Шишкин экскурсиясе. Камал театрыннан башлана.
Лекторий (күргәзмә залы)
14:00 "Кече елгалар". Рәмис Латыпов
14:40 "Су буйларын саклау: экоактивизм тәҗрибәсе". Гүзәлия Гыйматдинова
15:20 "Водные объекты города Казани и их состояние". Нәфисә Мингазова
16:00 "Состояние воды после войны". Әлфия Галлямова
16:40 "Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш". Лилия Габдрәфыйкова
17:20 "Су - нигъмәт". Айдар Хәйретдинов
Кино (конференц-зал)
18:30 "Акварель". Виктор Косаковский фильмы.
20:00 "Татарстан. Страна четырех рек" хроникасы + qaynar төркеменнән музыкаль импровизация-аккомпанемент
4 АПРЕЛЬ
12:00 «Водоемы центра Казани: сохранившиеся и исчезнувшие». Марк Шишкин экскурсиясе. Камал театрыннан башлана.
13:00 "Су" китапчыгын тәкъдим итү (күргәзмә залы) – су турындагы архив материаллар, заманча шигырьләр, хикәяләр һәм комикслар.
14:00 "Су янында яшәү" (күргәзмә залы). Елгалар һәм күлләр белән бәйле истәлекләрне кешегә сөйләргә, аларны аудиога яздыртырга чакырабыз.
14:00 Пластинкалар тыңлау һәм ноталар күргәзмәсе (музыка залы).
16:30 "Су кайтавазы" перформансы. Биючеләр өчен "ватылган телефон" да без 50 кешене катнашырга чакырабыз. Биюче булу мәҗбүри түгел, ләкин үзеңнен ничек хәрәкәтләнә алуыңны белү хуплана. Алгоритм катлаулы түгел: башта барлык катнашучылар чиратта тора. Беренче кеше икенчене бора, аңа хәрәкәтне күрсәтә, икенчесе өченче өчен кабатлый… Бу берничә тапкыр кабатлангач нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Оригиналь месседж күпме үзгәрәчәк?
17:00 Әдәби уку: сулыклар турында язучылар нәрсә язды – конференц-залда махсус чакырылган кунаклар белән нәфис сүз кичәсе.
18:00 Эмбиент концерты: Transplanetary Spaceship, Taturas, Mostapace, Marat Suleimanov, Phisonsoid, Ocelotus (MOÑ) — музыканы тыңлыйбыз, сулыклар видеоларын карыйбыз. Йога келәмнәрен алып килегез, иркенәегез!