Милли китапханә чыгарачак китап – татар әдәбияты тарихында яңа сүз

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Якын арада «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясенең 27 нче китабы басылып чыгачак.

«Шигъри ядкярләр» исемле яңа китапта борынгы дәверләрдән алып ХIХ гасыр ахырына кадәр иҗат ителгән, күпчелеге фәндә билгесез булган утызга якын шигъри текст туплап бирелә. Иҗат ителгән чорлары буенча иң әүвәлгесе ХII гасырныкы булып, ХVI гасырның беренче яртысына, ХVII гасырга нисбәтле ядкәрләр дә бар. Күпчелек – барлыгы 13 текст – ХVIII гасырга карый. ХIХ гасырда яшәп иҗат иткән дүрт авторның (Һибәтулла Каргалый, Габделҗаббар Кандалый, Вәлиулла Әлкәев-Чүпрәли, Мөхәммәтхаррас Каратайи) шигырьләре тәкъдим ителде. Алар арасында халык күтәрелешләренә бәйле, Кәгъбәне һәм шәһри Болгарны данлаган җитди әсәрләр дә, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган шигырь һәм, әлбәттә, гыйшык-мәхәббәт темасына язылганнары да бар. Һибәтулла Каргалыйның хатынына багышлаган күләмле мәрсиясе моңарчы бөтенләй билгесез иде. Гаять сагышлы бу әсәр, авторына хас булганча, югары сәнгати дәрәҗәдә иҗат ителгән.

Китапны укучылар исемнәре бүгенгә кадәр мәгълүм булмаган татар шагыйрьләре иҗаты белән дә танышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International