Милли китапханә Нәкый Исәнбәткә багышланган семинарда

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

2021 елның 16 апрелендә Казан федераль унниверситетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгрифәтче-галим Нәкый Исәнбәт истәлегенә багышланган фәнни-методик семинар һәм «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт!» дип исемләнгән фото- һәм китап күргәзмәсе булды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышлап «Әдип һәм галим» дип аталган күргәзмә куйды. Әдипнең иҗаты төрле яклап яктыртылды: Н.Исәнбәт – драматург; Н.Исәнбәт – тел галиме һәм фольклорчы; Н.Исәнбәт – тәрҗемәче; Н.Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы. Күргәзмәгә 40 китап куелды, аны 100-гә якын кеше карады.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Җомаголова фәнни-методик семинарда катнашучыларны бүлек эшчәнлеге һәм мәшһүр шәхеснең күргәзмәгә куелган китаплары белән таныштырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International