Башкортстан Республикасы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең 185 еллык юбилее уңаеннан 20 апрель көнне «Төбәк мәдәни киңлегендә китапханә: традицияләр и инновацияләр» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул дистанцион, ягъни читтән торып катнашу режимында узды. Форум эшенә ZOOM платформасы аша 60 катнашучы кушылды, алар арасында Россиянең һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләренең, илдәге республика һәм өлкәләрнең эре китапханәләре, шулай ук Башкортстанның муниципаль китапханәләре вәкилләре күпчелекне тәшкил итте.
Башкортстан Милли китапханәсен котлау һәм конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутатлары, Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе (Санкт-Петербург) вәкилләре, Башкортстан мәдәният министры урынбасары, Азәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстанның, Кырым һәм Татарстан республикаларының Милли китапханәләре, мәгълүмат-китапханә үзәкләре җитәкчеләре элемтәгә чыкты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова, коллегаларны күркәм юбилей бәйрәме белән котлап, аларга Башкортстан халыкларының һәм тугандаш башкорт халкының милли-мәдәни мирасын саклауда, баетуда һәм китап укучыларга җиткерүдә зур иҗади уңышлар теләде.
Конференция ике өлешкә бүленеп эшләде: беренчесе – «Китапханәләр тарихлары, сирәк басмалар, фондларның сакланышы», икенчесе – «Заманча шартларда китапханәләр» темасын яктыртты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев үзенең докладында, китапханәнең яңартылган бинага күчүенә бәйле рәвештә, нәтиҗәле эшчәнлек, фондларның тиешенчә сакланышы, китап укуга күбрәк җәлеп итү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде һәм Татарстанның китап байлыгын саклап калу, аның киң җәмәгатьчелек тарафыннан күбрәк файдаланылуына ирешү максаты белән фондларны цифрлаштыруның 2009–2020 елларга караган гомуми нәтиҗәләре, кайбер үзенчәлекләре, киләчәктә үсеш юнәлешләре белән таныштырды.
Ахырда форумның резолюциясе проекты каралды, аннары ул расланды. Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы әзерләп бастырылачагы турында игълан ителде.
Фото: http://www.bashnl.ru/proekty/fotogalereya