Һәр ел 23 апрельдә Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне (World Book and Copyright Day) билгеләп үтелә. Бу хактагы карар ЮНЕСКОның 1995 елның 15 ноябрендә узган сессиясендә кабул ителгән иде. ЮНЕСКОның Генераль конференциясе әлеге датаны гамәлгә куеп, китаплар һәм аларның авторларына дан җырлауны, кешелекнең социаль һәм мәдәни алгарышына зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләүне максат итә.
Бөтендөнья китап көнен нәкъ менә 23 апрельдә билгеләп үтүнең үз сәбәпләре бар. 1616 елда бу көнне дөньякүләм танылган әдипләр Мигель де Сервантес, Уильям Шекспир һәм Инка Гарсиласо де ла Вега вафат булган.
ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге әлеге датага багышлап махсус виртуаль күргәзмә-презентация әзерләде. Ул «Россиядә китап чыгару тармагы», «Татар китабының чишмә башы», «Авторлык хокукы хакында», «Китапны уңышлы итеп ничек язып һәм нәшер итеп була?» дигән бүлекләрдән тора. Күргәзмә киң катлам укучы өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Китапны яратыгыз, укыгыз, китапханәләргә йөрегез!