Милли китапханә «Татар язуы тарихы» яктылык-кинетик инсталляциясе сайтын эшләтеп җибәрде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе яктылык-кинетик инсталляция сайтын тәкъдим итә. Ул http://kitaphane.tatar адресы буенча урнашкан.

Сайтта объект турында тулы мәгълүмат һәм инсталляциядә урын алган һәрбер әлифбаның — борынгы төрки руннар, уйгыр язуы, гарәп, латин һәм кириллица нигезендәге татар язуларының тарихлары урнашкан. Биредәге мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

Яктылык-кинетик инсталляциясе — Милли китапханәнең яңарган бинасына керә торган урынның төп объекты. Ул биш татар әлифбасының 287 хәрефеннән тора. Түшәмгә беркетелгән элементлар туктаусыз хәрәкәтләнә һәм төрле формаларга керә. Объектның авторлары — Роберт Хәсәнов, Илья Файнберг, Людмила Забрускова һәм Юлия Туранова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International