Яңа басма дөнья күрде

2013 елның 26 апреле, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында археограф, текстолог, шушы китапханәнең гыйльми хезмәткәре Раиф Мәрдановның «Татар археографиясе» сериясеннән «Сөрген хатлары» исемле чираттагы 11 нче китабы басылып чыкты.

Бу җыентыкта Себергә (Иркутск ягына) сөрелгән татар мулласының 1904 елда туганнарына язган күләмле ике хаты басылган.
Хатлар авторы шәхси кичерешләре белән бергә, рус-япон сугышы дәһшәтләрен дә тасвирлаган. Хат текстлары сагышлы-моңлы һәм фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр белән баетылган.
Сөргеннән җибәрелгән бу хатлар үз чорының эпистоляр жанры үрнәкләре буларак әһәмиятле.

Китапта, әлеге кулъязма истәлекләрнең текстлары белән беррәттән, аларга багышланган фәнни мәкалә, төп чыганакларның күчермәсе (факсимилесы), тасвирламасы, алынма сүзләрнең аңлатмалары (сүзлек) һәм русча резюме бирелгән. Шулай ук «Татар археографиясе» сериясендә моңа кадәр чыккан 10 китап турында кыскача мәгълүматлар да урын алган.

Редакция-нәшрият бүлеге, тел.: (843) 264-28-76.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International