Милли китапханәдә фронт көндәлекләрен укыдылар

2021 елның 8 мае, шимбә

7 май көнне Милли китапханәнең күргәзмә залында «Хәтер битләре» дип аталган чара узды. Биредә сугыш чоры җырлары яңгырады, китапханә хезмәткәрләре сугышта кантнашкан туганнарының хатларын укыды. Чара кунаклары Тася исемле блокаданы кичергән кыз тарихын, 9май көнен көтеп алу турында истәлекләр тыңладылар.

Чарага килүчеләр шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция белән таныштылар — биредә 1941-1945 елларыннан калган фотолар, язмалар, тәбрикләмәләр һәм төрле документлар тәкъдим ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International