Музей – буыннарның бөек мирас хәзинәсе

2021 елның 15 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «18 май – Халыкара музейлар көне» дигән виртуаль тематик күргәзмә-презентация тәкъдим итә.

18 май – Халыкара музейлар көне. Бу – уникаль экспонатлар белән танышу, кызыклы күргәзмәләрдә булу мөмкинлеге тудыра торган форсат кына түгел, бу көн бөтен дөньяда мәдәни һәм сәнгати мирасны саклауның әһәмиятен тагын бер кат искә төшерә.

Әлеге киңкүләм бәйрәм, ICOM оешмасына Россия музейларыннан килгән тәкъдимгә нигезләнеп, 1977 елда Халыкара Музейлар Комитеты тарафыннан гамәлгә куелды.

ICOM билгеләгәнчә, музейлар – җәмгыятькә һәм аның үсеше өчен хезмәт итә торган институтлар. Матди һәм рухи ядкәрләрне үзләренә туплап һәм саклап, музейлар гаҗәеп олы фәнни-мәгърифәти һәм тәрбияви эш алып баралар.

Бәйрәм көнендә бик күп илләрдәге музейлар барлык теләүчеләрне бушлай кабул итә, яңа экспозицияләр ача, тематик лекцияләр, үзенчәлекле экскурсияләр, гыйльми укулар оештыра. Хәзерге вакытта дөньяның 20 меңнән артык музее әлеге бәйрәмне төрле дәрәҗәдә һәм рәвештә билгеләп үтә.

Виртуаль күргәзмәнең мәгълүмат чыганаклары түбәндәге бүлекләргә төркемләнде:

  • Дөнья музейлары – гасырлар хәтере;
  • Россиянең музей хәзинәләре;
  • Татарстанның уникаль мирасы.

Күргәзмәне караудан күңелегезгә рәхәтлек һәм файдалы мәгълүмат алыгыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International