Халыкара музейлар көне уңаеннан

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда уздырыла торган бәйрәм. Бу – бөтен дөньяда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен искә төшерә торган форсат.

1806 елда император Александр I нең «Һөнәрханә һәм Корал палатасында булган борынгы әйберләр белән идарә итү, аларның бөтенлеген саклау һәм тәртиптә тоту кагыйдәләре» дигән фәрманы белән Корал палатасы музей дәрәҗәсенә ия була.

Императорның махсус күрсәтмәләре белән Һөнәрханә һәм Корал палатасының шәрәфле әгъзалары билгеләнә. Алардан беренче итеп Чит илләр эшләре коллегиясе архивы хезмәткәре, дәүләт киңәшчесе, тарихчы, архивчы һәм язучы Алексей Федорович Малиновский (1762–1840) куела.

1807 елда А.Ф. Малиновскийның «Мәскәүдәге Һөнәрханә һәм Корал палатасы исемендәге борынгы Россия музееның тарихи тасвирламасы» исемле фундаменталь хезмәте дөнья күрә. Аңарда беренче тапкыр музейның мөһим тупланмалары күрсәтелә. Документта рус патшаларының һәм бөек кенәзләрнең хәзинәләре турында кыскача тарихи белешмә бар.

Бу уникаль басма Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International