Милли китапханәдә «Россиядә яшәүче төрки халыкларның әдәбият үсеше юллары» темасына түгәрәк өстәл узды

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Чара «Татарстанда Якутия көннәре» кысаларында оешытырылды. Бу көннәрдә Казанда кунакта — Якутия республикасы мәдәният министрлыгы делегациясе. Якутия көннәрендә республикалар арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлдерелгән документларны имзалау күздә тотыла.

Кунакларны ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде. Очрашуны язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм Якутия язучылар берлеге рәисе, халык шагыйрәсе Наталья Харлампьева алып бардылар.

Якутия мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов Якутиянең милли нәшриятында якут телендә 300 меңгә якын китап чыгуы, туган телдә театр һәм кино үсеше турында сөйләде, Татарстан белән үзара тәрҗемә эшләре алып барылуын искәртте. Якутия язучылар берлеге рәисе, халык шагыйрәсе Наталья Харлампьева татар һәм якут телләрендәге әдәбиятларның уртак тарихын, бигрәк тә совет чоры елларында язылган әсәрләрнең охшашлыгын ассызыклады.

«Татарстанда Якутия көннәре» чарасы Саха республикасының инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын, «Сделано в Якутии» бренды җитештерүчеләре продукцияләрен тәкъдим итүгә, эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International