ТР Милли китапханәсендә Якутия электрон китапханәсенә керү мөмкинлеге ачылды

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстанда Якутия көннәре кысаларында ТР Милли китапханәсендә Якутия электрон китапханәсенә керү мөмкинлеге ачылды. Аны тантаналы рәвештә Якутия мәдәният министры Юрий Куприятнов һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ачып җибәрделәр. Бу мөмкинлек Татарстанда бары тик безнең китапханәдә генә бар.

Шулай ук музыкаль залда Якутия Милли китапханәсе директор урынбасары Василий Борисов белән тәҗрибә алмашуга юнәлтелгән очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International