Милли китапханәдә Татьяна Устинова белән очрашу узды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Чарага килүчеләр язусының тормышы һәм иҗаты турында кызыклы яңа фактлар белде, язучыга үз сорауларын бирде, автограф-сессия барышында Татьяна белән якыннан аралаша алды. Татьяна Устинова белән очрашудан иң кызыклы цитаталарны тәкъдим итәбез. 

«Хатыннар — бала карауга, ир-атлар — сугышка әрәм иткән вакытны исәпкә алмасак, иң күп вакытны без бер-беребез белән сөйләшүгә сарыф итәбез. Кешеләр белән аралашу — иң кызыклы шөгыль».

«Мине нәрсә илһамландыра? Кояш, иртә, этем, каһвә. Казанга бару, китапханәдәге очрашу. Күрше кибеттә минем үлчәмдәге джинсыны алып калдырган сатучы. Гади әйберләргә шатланырга кирәк! Кайтасыз ди сез өйгә, ә балагыз савыт юып куйган. Бәхет бит!».

«Дима Веллер, Захар Прилепин, Стивен Фрай, Маша Маринина, Акунинны укыйм. Күптән түгел Питерда “Записки книготорговца” китабын сатып алдым, бик кызыклы!».

«Китап уку өчен вакыт кирәкми, гадәт кирәк. Менә тәмәке тартучылар, әйтик, тартырга вакыт юк дип зарланмый бит? Нинди генә тыгыз график булмасын, беребез дә өйдән ыштан кимичә чыкмый. Урамда 40° эссе, ялангач йөрергә була — йөрмибез бит, килешми! Менә китап укымау да бер дә килешми».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International