Террасада «Татарстан термотөш реакторы» лекциясе

2021 елның 6 июле, сишәмбе

9 июль көнне 19:00 сәгатьтә сезне террасага, татар телендә узачак «Татарстан термотөш реакторы» лекциясенә чакырабыз. Спикер — инженер, Калифорниядә ракеталар ясый торган Bagaveev Corporation компаниясен булдырган «Илон Маскы» Надир Баһавиев.

Теркәлүгә сылтама: nbrt.timepad.ru/event/1700680/ 

Татарстан термотөш реакторы — ул тәкъдим ителгән яңа реактор тибы. Атом-төш реакторлар белән чагыштырганда, термотөш реакторлар куркынычсыз — радиоактив агусыз. Хәзерге термотөш реакторлар (токамаклар һәм инерциаль реакторлар) артык катлаулы һәм әле дә уңышка ирешмәгән. Тәкъдим ителгән Татарстан Термотөш Реактор гадирәк һәм 5 елда уңышлы реакцияләрне үткәрә башлап электр энергиясен чыгара башлый ала. Бу энергия хәзерге чыгарган энергиядән 10 тапкыр арзанрак була ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International