«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында республикадагы китапханәләрне модернизацияләү эше дәвам итә. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесенең Подгорный авыл китапханәсе модельле муниципаль китапханәләр төзү конкурсында тагын бер җиңүче булды.
2021 елның 6 июлендә Подгорный авыл китапханәсенә Татарстан Республикасының төбәк проект офисы әгъзалары килде. Проект офисы җитәкчесе, Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Н.Р.Вәлиуллина, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге бүлеге мөдире Л.М.Нәҗметдинова һәм китапханәче Г.Ә.Фәтхетдинова конкурста җиңгән китапханәнең эше белән таныштылар һәм аны модернизацияләүнең «юл картасы» турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең Подгорный авыл китапханәсе» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан башка төр бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләрен раслау турындагы Карары (18.03.2019 ел; редакция үткән 09.03.2020 ел) нигезендә конкурслы сайлап алуны уңышлы узды һәм федераль бюджеттан 5 млн. сум күләмендә финанс ярдәме алды.
2021 елның ноябрендә яңартылган авыл китапханәсен ачу планлаштырыла.