Гаилә көненә багышланган китап күргәзмәләре

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә көне уңаенна без уку һәм балалар залларында тематик китап күргәзмәләре урнаштырдык.

Балалар залындагы күргәзмә «Гаилә — ул...» дип атала. Биредә кечкенәдә якыннарның кадерен белү, өйдәгеләр белән җылы мөнәсәбәттә булуның әһәмиятенә багышланган китаплар тупланган.

Уку залындагы «Ата-аналар җыелышы» күргәзмәсе белән таныша аласыз. Мондагы китаплар бала тәрбияләү, яшүсмерләрнең ышанычын яулау турында китаплар һәм бу темага багышланган журнал саннары тәкъдим ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International