Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Ушкова йортында да булды. Президентка федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектының киләчәге концепциясе турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү эшләрен йортның элеккене тышкы кыяфәте белән тәңгәллектә башкарырга кушты. Президент йортның алга таба ничек кулланылачагын хәзер үк хәл итә башларга кирәклеген дә искәртте. Күчмә киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Милли Китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International