«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен матбугат чараларына күрсәттек

2021 елның 16 июле, җомга

Кичә китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен матбугат чараларына күрсәтү чарасы узды. Июльдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары биредә татар глобальлеген үзләре өчен яңа яктан ача алачак. Күргәзмәнең рәсми ачылыш датасын тиздән хәбәр итәрбез, әлегә аның турында бераз сөйләп алабыз.

Күргәзмә үзе дә китап кебек: монда рәсемнәр дә, текстлар да, шәрехнамәләр дә бар. Артефактлар яңа күргәзмә форматларында — мэппинг, инсталляция, радиотрансляция өзекләре аша тәкъдим ителә.

Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Ә Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII-XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган. XVIII-XIX гасырлардагы язу рәвешләре эволюциясе шулай ук кулъязмалар һәм инсталляцияләрдә күрсәтелә. Совет чоры китапларында өч графиканың берьюлы кулланылышын күзәтергә була.

Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә генә түгел, ул узган чорлар һәм бүгенге көн сорауларына җавап бирә. 

Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Партнёрлар: ТР Мәдәният министрлыгы, Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, ТР Милли музее, «Татарстан» ДТРК, Амстердам Университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International