Чебоксар шәһәренә 552 ел. Казан губерниясе составында чувашлар ничек яшәгән?

2021 елның 15 августы, якшәмбе

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә узган гасырларда чыккан күп кенә китаплар саклана. Шундыйларның берсе — 1840 елда Казан Император университеты типографиясендә басылган «Записки Александры Фукс о чувашах и черемисах Казанской губернии» китабы.

Аның авторы – Александра Андреевна Фукс, рус шагыйрәсе, Казан университеты профессоры һәм ректоры Карл Фуксның хатыны. Бала чагында ул әтисе белән Чебоксар шәһәрендә яшәгән булган, бу шәһәргә һәм чуваш халкына бик җылы хисләр кичергән. Китабында ул шушы хәтирәләре белән бүлешә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International