Милли китапханә ArchDaily & Strelka Award премиясе фикеренчә «2021 ел бинасы» исемен яулый ала

2021 елның 20 августы, җомга

Август аенда ArchDaily платформасында Building of the year номинациясендә ачык рәвештә тавыш бирү башланды. Ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Сылтама буенча узып, сез дә тавыш бирә аласыз. 

ArchDaily & Strelka Award — ArchDaily, Strelka Mag һәм КБ Стрелка тарафыннан яшь архитектор бюролары өчен оештырыла торган премия. Китапханә бу конкурста катнашу өчен гаризаны Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнгән ХОРА бюросы җибәргән. 

Премиянең максаты  — шәһәрләрне проектлаштыруда яңа алымнар кулланучы архитектор һәм бюроларны табу, аларны ил һәм дөнья күләмендә таныту.

 Фото: Иван Ерофеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International