ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге экспедициядән яңа ядкәрләр белән кайтты

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

2021 елның июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре чираттагы археографик сәфәргә барып кайттылар. Алар Татарстанның Арча муниципаль районына кергән 10 авылда булдылар.

Экспедиция нәтиҗәсендә 80 нән артык татар һәм шәрык кулъязмасы һәм иске басма китабы табылды. Алар арасында әдәби әсәрләрнең күчермәләре, догалыклар, вәкаигънамәләр (хроникаль язмалар), хатлар, дәреслекләр бар. Табылган чыганаклар XVIII йөздән алып 1970 нче елларга кадәрге чорга карыйлар. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырылган бу материаллар тиешле эшкәртүне узганнан соң файдаланучыларга тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International