Фёдор Достоевскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан күргәзмә

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Милли китапханәгә йөрүчеләр һәм Казан кунаклары өчен китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре танылган язучы, фәлсәфәче һәм публицист Фёдор Михайлович Достоевскийның тууына 200 тулуга багышланган «Достоевский Россиягә хас бөтен сыйфатларга ия» дигән күргәзмә оештырдылар.

Фёдор Михайлович Достоевский дөнья мәдәниятенең атаклы вәкилләре арасында аеруча күренекле урын алып тора. Аның зур әһәмияткә ия китаплары – «Язучы көндәлеге» дигән уникаль моножурнал һәм «бөек бишлек»кә кергән «Җинаять һәм җәза», «Дивана», «Шайтаннар», «Яшүсмер», «Бертуган Карамазовлар» әсәрләре.

Күргәзмәдә язучы каләменнән төшкән мәшһүр әсәрләрнең кайбер басмалары тәкъдим ителгән: Достоевский Ф.М. Җинаять һәм җәза: алты кисәктән торган роман, эпилогы белән. – Казан, 1974; Достоевский Ф.М. Мәңгелек хәләл җефет. – Санкт-Петербург, 1871.

Шулай ук витриналарда, язучының үз әсәрләре белән бергә, аның турындагы әдәбият та куелган: Ф.М.Достоевскийның куен дәфтәреннән алынган биографиясе, хатлары һәм язмалары. – Санкт-Петербург, 1883; Фёдор Михайлович Достоевский. – Мәскәү, 1881; Кирпотин В.Я. Ф.М.Достоевский. Иҗат юлы. – Мәскәү, 1960. Достоевская А.Г. Истәлекләр. – Мәскәү, 1971 һәм башкалар. Әлеге басмалар классикның шәхесе һәм аның тирәсендәге мохит белән таныштыра, шул чорның әдәби тормышын күзалларга ярдәм итә, язучы эшчәнлегенең төп этапларын тасвирлый, иҗатының әдәби үзенчәлеген күрсәтә, әсәрләрен анализлый.

Күргәзмә Милли китапханәнең Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт адресы буенча урнашкан бинасында киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International