Милли китапханәдә саклана торган революциягә кадәрге журналлар һәм газеталар турында

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарсан Милли китапханәсенең революциягә кадәр чыккан бай фонды бар.  Пушкин урамының 86 йортында урнашкан Вакытлы матбугат бүлегендә  1791 нче елдан бирле чыккан 190 исемдәге 16393 нөсхәдә  газета һәм журналлар да саклана.  Китап укучылар «Вестник Европы», «Вестник иностранной литературы», «Вокруг света», «Отечественная история» «Русская старина» һәм башка кызыклы гына басмаларны сорап еш мөрәҗәгать итәләр. 1902, 1912-1913 еллардагы «Вокруг света» журналы аеруча игътибарга лаек. Бу журнал хәзер дә чыгуын дәвам итә. Әлеге басмалар арасында иң «искесе» – 1791-1792 елларда чыккан «Политический журнал».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International