Халыкара белемлелек көне уңаенан виртуаль күргәзмә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Халыкара белемлелек көне уңаенан виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Элеккеге Казан губернасында уку-укыту, мәгариф эшенең торышы ничек булган? Бу турыда шул чорда чыккан «Казанская газета» битләрендә дә күп кенә киң эчтәлекле мәкаләләр басылып торган. «Казанская газета» 1902 елдан башлап 1914 елга кадәр, ә 1915-1917 елларда «Земская неделя» исемендә басылган. Электән үк белемле кешегә зур бәя бирелгән, олылаганнар, хөрмәтләгәннәр. Балаларда кечкенәдән хезмәткә, гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышканнар. Бу турыда әлеге газета битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләр дә сөйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International