Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Татар китап дөньясының глобальлеге» күргәзмәсен карадылар

2021 елның 24 сентябре, җомга

Кунаклар сирәк экспонатлар белән танышып, күргәзмәнең эчтәлеге һәм бизәлешенә зур игътибар бирделәр.

Күргәзмә казанлылар өчен июльдән башлап эшли. Күргәзмә үзе дә китап кебек: монда рәсемнәр дә, текстлар да, шәрехнамәләр дә бар. Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә генә түгел, ул узган чорлар һәм бүгенге көн сорауларына җавап бирә.  Артефактлар яңа күргәзмә форматларында — мэппинг, инсталляция, радиотрансляция өзекләре аша тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International