Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре 21 сентябрендә «Ногай» кунакханә комплексының «Тукай» конференцияләр залында Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсенең 85 еллык юбилеена багышланган «Төбәкнең мәдәни киңлегендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен китапханәләр: туган якны өйрәнү буенча уңышлы тифлоүрнәкләр » дигән бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә катнаштылар.
Конференция китапханәнең юбилее уңаеннан котлаулар, бүләкләүләр белән башланып китте. Конференция эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән: Санкт-Петербург, Саха (Якутия), Адыгей Республикасыннан, Ставрополь краеннан, Севастополь, Свердловск, Кемерово, Ульяновск һ.б. төбәкләрдә килгән хезмәткәрләр докладлар һәм видеочыгышлар белән катнашты.