Тюркология дөньясына сәяхәт. Ә.Р.Тенишевның тууына 100 ел

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре танылган тюрколог Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ә.Р.Тенишев һәм төрки дөнья» дигән Халыкара фәнни симпозиумда катнашты.

28 сентябрь көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган әлеге симпозиумда Татарстан, Башкортстан, Тыва Республикаларыннан, Төркиядән һәм Казахстаннан галимнәр чыгыш ясады.

Әдһәм Рәхим улы Тенишев (1921–2004) – дөньякүләм танылган галим-тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, РФ Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы.

Милли китапханә фондларында галимнең шәхси китапханәсе саклана. Коллекциягә 27 телдәге 2353 данә китап һәм вакытлы матбугат басмалары керә. Алар 1814–2002 еллар аралыгында дөнья күргән. Симпозиумда әлеге тупланманың бер өлешеннән күргәзмә дә куелды, ул чарада катнашучы фән эшлеклеләрендә зур кызыксыну уятты.

Симпозиумда кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Г.Н. Низамова «Татарстан Милли китапханәсе фондларында Ә.Р.Тенишев коллекциясе» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International