Бу китап 2019 елда Мәскәүнең «БОМБОРА» нәшриятында чыккан. Сентябрь аенда укучылар аны көн саен диярлек сораган. Үзенең соңгы китабында галим үзенең цивилизациягә, глобаль сорауларга, вакыт һәм тормышка карата булган мөнәсәбәте белән бүлешә. Китап бик тиз һәм җиңел укыла, аны сезгә дә киңәш итәбез.