Филология бүлеге студентларына борынгы кулъязмалар турында сөйләдек

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше буенча белем алучы студентлары белән махсус дәрес үткәрде.

Лекциядә И.А. Мөстәкыймов кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең эшчәнлеге, китапханәдә сакланучы уникаль чыганаклар, татар археографлары һәм аларның хезмәтләре турында сөйләде. Археографик сәфәрләр, археографларның кулъязмалар белән эшләү алымнары катнашучыларны аеруча кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International