Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарихы сәхифәләре: Казан шәһәре җәмәгать китапханәсеннән – Татарстан АССРның В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсенә кадәр. 1916–1965 еллар. Ике китапта» басмасы Россия китапханәләр ассоциациясенең тугызынчы тапкыр үткәрелүче «Елның иң яхшы һөнәри китабы – 2021» конкурсында икенче урынга лаек булды.
Конкурс нәтиҗәләре XXXIV Мәскәү Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе кысаларында билгеле булды. Быел конкурста Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Россиянең башка төбәкләреннән 35 федераль, милли, региональ, муниципаль китапханә катнашкан.
Халыкара китап ярминкәсенең Россия китапханәләр ассоциациясе коллектив стендында, аннары Конкурста катнашу өчен 2020–2021 елларда дөнья күргән һәм китапханә белеме, китап белеме, библиография белеме, туган як тарихын өйрәнү, китапханә фондларын саклау, китапханәләр тарихы, китапханәләрдәге эш процессларын автоматлаштыру, социологик тикшеренүләр үткәрү мәсьәләләренә багышланган 64 басма кабул ителгән. Конкурс 4 номинациядә үткән: «Профессионалларга ярдәмгә»; «Җәмгыятьнең мәдәни тормышында китапханә»; «Полиграфик эшләнеш»; «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен басмалар» махсус номинациясе.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе басмасы призлы урынны «Җәмгыятьнең мәдәни тормышында китапханә» номинациясендә яулады.
Җиңүчеләрне – лауреат-китапны басмага әзерләүдә һәм дөньяга чыгаруда катнашкан белгечләрне котлыйбыз!