Классик залда «Китаплар җыелмасы – үзе бер университет» күргәзмәсе ачылды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бүген безнең китапханәдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә әзерләнгән «Китаплар җыелмасы – үзе бер университет» күргәзмәсе ачылды. Биредә институт фондыннан революциягә кадәр чыккан педагогика һәм психология буенча фәнни хезмәтләр, укытучылар өчен дәреслекләр һәм матур әдәбият күрсәтелгән.

Күргәзмә 6 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучыларны һәм студентларны, мәктәп укучыларын һәм барлык теләүчеләрне бу күргәзмә белән танышырга чакырабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International