10 октябрь — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Октябрь аеның икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Шул уңайдан Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге үзенең укучыларына шул темага чыгучы «Авылдаш», «Аграрная тема», «Агробизнес Татарстана», «Агрофактум», «АПК: Достижения науки и техники», «АПК: экономика, управление», «Нива Татарстана», «Сельская жизнь», «Сельская молодежь», «Сельская новь», «Сельский механизатор», «Сельский мир», «Сельский строитель», «Сельское строительство», «Татарстан авыл хуҗалыгы», «Экономика сельского хозяйства», «Экономика сельского хозяйства и перерабатывающих предприятий» һәм башка газета һәм журналлар  тәкъдим итә.

Агросәнәгать комплексы илебез икътисадының мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора. 
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре җиңел булмаган, әмма мөһим хезмәтләре белән табыннарыбызда күпереп пешкән хуш исле икмәк, җиләк-җимеш һәм яшелчә, тәнгә көч бирерлек югары сыйфатлы ит-сөт ризыклары булсын дип тырышалар. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International