Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәре Бөтенроссия конференциясендә катнашты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «Г.Е. Верещагин мирасы һәм китапханәләрнең әһәмияте» симпозиумында катнашты. Әлеге чара 8 октябрьдә Ижау шәһәрендә, халыкара катнаш белән оештырылган «Фин-угорлар – славяннар – төркиләр: үзара бәйләнешләре тәҗрибәсе» Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында үтте.

И. Мөстәкыймов «Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендә фин-угор халыклары» темасына чыгыш ясады. Чыгыш ясаучы симпозиумда катнашучыларны Ш. Мәрҗанинең төрки һәм фин-угор халыклары бәйләнешләренең тарихына карашы һәм Идел буенда яшәүче фин халыклары турында китерелгән уникаль мәгълүмат белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International