Әгәр сезнең өегездә әби-бабаларыгызның гарәп яисә латин имләсендә язылган кулъязмалар, документлар сакланса, һәм әгәр дә сез аларның эчтәлеген өйрәнергә теләсәгез, бу чара сезнең өчен.
Лабораториядә Милли китапханәнең фәнни хезмәткәрләре элеккедән калган язмаларны тәрҗемә итәргә ярдәм итәчәк, аларны дөрес итеп саклау буенча консультация уздырачак, әби-бабаларыбызның яшәеше, мәдәнияте, тормыш рәвеше турында фикер алышу оештырачак.
Теркәлү
Исегезгә төшерәбез: 15 ноябрьдән китапханәгә Covid-19дан вакцинация узу QR-коды белән генә кереп булачак. Битлекләр кию мәҗбүри.