2021 елның 1 нояберендә татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928) тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар.
Әдип 1910 елларда әдәбият мәйданына килә һәм үзенең иҗатын, талантын халыкка хезмәт итүгә багышлый. Ул үзенең кыска гына гомерендә уналты пьеса, ике йөзгә якын шигырь яза. Аның әсәрләре бер гасырдан артык инде татар һәм башкорт сәхнәләреннән төшми, уйналып килә. Бигрәк тә «Галиябану» драмасы бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булып санала.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Мирхәйдәр Фәйзинең әсәрләре, хезмәтләре саклана hәм укучылар тарафыннан укыла, өйрәнелә. Китапханәдә шулай ук язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан басмаларны, җыентыклардагы, газета-журналлардагы мәкаләләрне дә алып укырга була. Гомумән әйткәндә, драматург, шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзинең мирасын барлауда, аны шәхес буларак төрле яклап күрсәтә торган материаллар туплауда, киң җәмәгатьчелеккә танытуда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әhәмиятле урын тота.