Милли китапханәдә «2019 ел китабы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли Китапханәсендә «2019 ел китабы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу 2019 елда чыккан һәм 2020 елда иң күп укылган китаплар. Конкурста 320 китап катнашты.

«Татар телендә проза» номинациясе

1 урын. Нәбирә Гыйматдинова (Бикчурова) «Үлмәс»

2 урын. Равилә Шәйдуллина «Карт шомырт хатирәсе» 

3 урын. Рамзия Габделхакова «Канатсыз очыш»

Кызыксындыру бүләге – Зифа Кадырованың «Яраларың белән яратырмын».

«Татар телендә шигърият» номинациясе

1 урын. Фәнис Яруллин «Йөрәкләрдә кабат терелә...»

2 урын. Рифа Рәхман (Харрасова) «Сине сөям дисең...»

3 урын. Сания Әхмәтҗанова «Язмышлар такыясы»

Кызыксындыру бүләкләре – Халисә Мөдәррисова «Вакытларны булмый туктатып», Рифат Җамал «Өн», Рөстем Султи «Мөсафир».

«Балалар өчен әдәбият» номинациясе

1 урын. Фоат Садриев «Тургай»

2 урын. Файрүзә Мөслимова «Татарча әлифба»

3 урын. Роберт Миңнуллин «Малай-шалайлар»

Кызыксындыру бүләкләре – Рәфис Корбан «Тимерле чәй», Алмаз Гыймадиев «Селфи таягы» .

«Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият жанрында иң күп укыла торган китап» номинациясе

1 урын. Разил Вәлиев «Вәгъдә – иман»

2 урын. Ркаил Зайдулла «Татар таҗы»

3 урын. Газинур Морат «Ике икең биш була»

Кызыксындыру бүләкләре – Марсель Галиев «Мин шулай күрәм=Я так вижу=I see it this way», Гомәр Саттар «Татар исемнәре».

«Рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият жанрында иң күп укыла торган китап» номинациясе

1 урын. Марсель Бакиров «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура»

2 урын. Гамирҗан Дәүләтшин, Фаяз Хуҗин «Булгарская цивилизация на Волге»

3 урын. Искәндәр Гыйләҗев «Город Казань и Казанский университет в начале ХХ века».

«Матур әдәбият жанрында рус телендә басылган иң күп укыла торган китап» номинациясе

1 урын. Ольга Иванова «Гаухаршад»

2 урын. «С Востока свет: проза татарских писателей» (төз. Гәүһәрия Хасанова)

3 урын. Әхәт Мушинский «Иренка»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International