«PRO.Культура.РФ» – китапханәнең уңай имиджы платформасы

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

Мордовия Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 17 ноябрь көнне онлайн форматта «Китап. Китапханә. Кешеләр. Технологияләр» дигән II фәнни-гамәли конференция оештырылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Ольга Зуеваның «Татарстан Республикасы китапханәләренең «PRO.Культура.РФ» порталында катнашуы: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» дигән онлайн чыгышы конференциядә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.

Конференциядә Россия Федерациясенең һәртөрле китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Китапханә өлкәсен цифрлаштыру һәм модельле китапханәләрнең коммуникатив стратегиясе буенча файдалы фикер алышу булды. Китапханәләрнең яңача эш алымнарын куллану тәҗрибәләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International