Сибгат Хәким тууына 110 ел

2021 елның 3 декабре, җомга

2021 елның 4 декаберендә татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең (1911-1986) тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар. Әлеге чарадан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, «Яшә, борчулы җаным! » – «Судьба поэта» дип исемләнгән күргәзмә әзерләделәр. Аның белән классик залда таныша аласыз.  

Сибгат Хәким – халык иҗаты һәм Г. Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Әдипнең гомере буена игътибарын биләп торган темаларның берсе – туган җир темасы. Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә булган мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара.

Исән чагында ук аның Казан һәм Мәскәү нәшриятларында татар һәм рус теленә тәрҗемәдә алты дистәгә якын китабы басылып чыга.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Сибгат Хәкимнең әсәрләре, хезмәтләре саклана hәм укучылар тарафыннан яратып укыла, өйрәнелә. Сибгат Хәким мирасын барлауда, аны киң җәмәгатьчелеккә танытуда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әhәмиятле урын тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International