Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шагыйрь Хәсән Туфан материаллары арасында аның каләмдәше һәм якын дусты, татар совет шигъриятенә нигез салучы Һади Такташның берничә шигыре күчермәсе табылды. Китапханәдә сакланучы кулъязмаларның берсендә Һ. Такташ кулы белән иске татар (гарәп) имлясында «Трактор» шигыре язылган. Шигырь Октябрь революциясенең 13 еллыгына багышланган. Әсәр замана рухында авылдагы яңа тормышны мактый, «иске тормыш калдыклары» – «кулак, мещан, мулла»лардан көлә. Шигырь язылган кәгазьдә Татарстан радиокомитеты мөһере булуы аның радио өчен язылганына ишарә итә. Әлеге әсәрнең эфирда яңгыравы-яңгырамавы әлегә билгесез. Такташның басылып чыккан әсәрләре арасында «Трактор» шигыре очрамый.
Трактор
Без – авылның эшчәннәре,
Партия артыннан барабыз.
Октябрьнең унөч елын
Җырлап каршы алабыз.
«Ух» киләләр, «уф» дияләр
Кулак, мещан, муллалар.
«Уф» дисә дә, «ух» дисә дә,
Чәнчелеп китсен алар.
Безнең кырлар ураксыз,
Авыл калыр кулаксыз,
Без яңача торырбыз, их!
Машинада урырбыз!
Трактор узып бара,
Сызлып эзләре кала.
Иске ызаннар югала,
Яңа тормыш юл ала!