1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) Казанда Шиһабетдин Әхмәров җитәкчелегендә «Мәктәп» дип исемләнгән журнал нәшер ителә башлый. Бу журнал тулысы белән укыту-тәрбия мәсьәләренә багышлана.
Бүген «Мәгариф» исеме белән чыгып килә торган айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журналның чишмә башы әнә шушы «Мәктәп» журналына барып тоташа да инде.
«Мәктәп» журналының нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
Журнал 1936 елның октябреннән «Башлангыч мәктәп» дип атала.
1938 елдан 1990 елның августына кадәр журнал «Совет мәктәбе» исеме белән чыга.
1990 елның сентябрь аеннан «Совет мәктәбе» журналы «Мәгариф» дип чыга башлый.
Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше үзгәрми.
Мәгариф хезмәткәрләренең гасыр дәвамында чыгып килүче «Мәгариф» журналы бүген дә чын мәгънәсендә мәгърифәт учагы булып тора. Ничә буын мәктәп укытучыларының тәҗрибә уртаклашу урыны булып саналган бу журналның актуальлеге кимеми, киресенчә, арта бара. Мәгариф һәм фән өлкәсендәге, укыту-тәрбия системасындагы яңалыкларны укытучы халкы шушы журнал аша белеп тора. Иҗади эшләүче укытучыларның мәкаләләре журналда даими чыгып бару да бик уңайлы күренеш. «Мәгариф» журналы бүген дә чын мәгънәсендә мәгърифәт учагы булып тора.
Журнал белән тулырак танышырга теләсәгез Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә рәхим итегез!
Күргәзмәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге әзерләде.