2022 елның 12 мартында күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тула. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре "Галимҗан Ибраһимов: язучы, галим, дәүләт эшлеклесе" дип аталган күргәзмә әзерләде. Аның төп максаты-әдипнең шәхесе һәм иҗаты турында тулы мәгьлүмат бирү.
Татар халкының бөек улы бик зур иҗади мирас калдырды һәм гомум халык тарафыннан хөрмәтләнү алды. Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән, алар зур тиражлар белән басылалар. Язучылар һәм әдәбият белгечләре әдипкә багышлап әсәрләр иҗат итәләр, фәнни хезмәтләр язалар.
Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында сакланган китап басмалары куелган.Галимҗан Ибраһимов иҗатын яратучылар өчен язучы иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.