Питрәчтә китапханәчеләр семинары

2022 елның 18 марты, җомга

Россия Федерациясе халыкларының милли мирасы елы уңаеннан 17 март көнне Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең Ленино-Кокушкино авылы китапханәсендә «Мәдәни мирасыбыз – безнең киләчәгебез» дип исемләнгән китапханәчеләр семинары булды.

Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчеләре З.Ә.Җамалиева һәм Р.Р.Гаязова, Питрәч муниципаль районының Үзәк, Үзәк балалар, авыл китапханәләре хезмәткәрләре катнашты. И.Г.Һадиев 2022 елның Россия Федерациясе халыкларының милли мирасы елы дип игълан ителүе уңаеннан китапханәләр алдында торган бурычлар турында сөйләде, киң җәмәгатьчелекне, бигрәк тә яшь буынны милли әдәбият әсәрләрен укуга күбрәк җәлеп итәргә чакырды. Милли китапханәнең һәм Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методистлары һәм районның алдынгы китапханәчеләре төрле мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңача һәм отышлы эш алымнары тәкъдим итте.

Семинар кысаларында танылган татар язучысы, шагыйрә, китап сөючеләр тарафыннан яратып укылган «Ялантауга ай кунган», «Карт шомырт хатирәсе» һәм башка китаплар авторы, эшкуар, «Россиянең иң шәп аш-су остасы», «Татарстанның иң уңышлы эшкуары», «Ел хатын-кызы» шәфәрле исемнәренә лаек булган мөхтәрәмә Равилә Шәйдуллина-Морат белән очрашу кичәсе дә оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International